«Аллергия вакытында гел отпуск яки «больничный» алырга тырыша идем»

Каен яфрак яра башладымы, бертуктаусыз төчкерүчеләрне күргәнегез барлыкка килә. Аларның күз кабаклары да шешебрәк торак, яшь ага, күзләре, борыннары кычыта. «Үзе шушыны кичергән кеше генә аңлар минем хәлне», - дип тә әйтүчеләре бар. Хәтта эшли алмаслык дәрәҗәгә җитәләр. 

Каен яфрак яра башладымы, бертуктаусыз төчкерүчеләрне күргәнегез барлыкка килә. Аларның күз кабаклары да шешебрәк торак, яшь ага, күзләре, борыннары кычыта. «Үзе шушыны кичергән кеше генә аңлар минем хәлне», - дип тә әйтүчеләре бар. Хәтта эшли алмаслык дәрәҗәгә җитәләр. 

- Без эш башлаганда ике табиб иде, хәзер биш табиб та җитми. Шуннан карагыз инде. Экология, стресс, антибиотиклар, туклану, даруларны контрольсыз эчү — бөтенесе шул авыруга тәэсир итә.

- Күбрәк ничә яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә?

- Дөресен әйткәндә, аллергия — ул яшьләр авыруы. Кеше олыгайган саен аллергиясе кими бара.

- Агачлар яфрак яра, үсемлекләр чәчәк ата башлагач, бу авыруларны ничек дәвалыйсыз?

- Беләсезме, без аларны яз җиткәч түгел, кыш буе дәвалап, сезонга алдан ук әзерләнәбез. Ул шулай кирәк тә. Безгә кыштан ук дәваланырга йөргәннәрдә нәтиҗәсен күрдек. Хәзер чакырасы да юк, үзләре белеп киләләр. Кыш көне, хәтта ноябрьдән үк безгә килеп, инъекция, уколларны алсалар, авырулары күпкә җиңелрәк уза. Аллерговакцинация дибез без аны.

- Дару эчүгә караганда, прививка ясату әйбәтрәкме?

- Дөрес, даруны без симптомнарны җиңеләйтер өчен генә бирәбез. Безнең уколлар иммун системаны төзәтеп, тынычландырып, нормага китерә, шуңа күрә аллергик матдәләр кешегә реакция бирми.

- Күпме йөрергә тиешләр?

- Ни кадәр күбрәк йөрсәләр, шулкадәр яхшырак. Ким дигәндә өч ел, иң күбе биш ел кирәк, дибез.

- Ниндидер кыйбатлы дарулар да бар бит?

- Аллерген специфик иммунотерапиянең берничә формасы бар. Россия күптән ул аллергеннарны уңышлы ясый. Аларны авырулар арзанга гына бездән алалар. Шул ук формулада тел астына сала торган дарулар, тамчылар да бар. Аларны даруханәдән сатып алырга була, тик бәясе бар инде. Ул бик нәтиҗәле санала. Яхшы Европа иммунологик препаратлары чистартылган, озакка файдасы тия торган.

Прививка ул вакыт буенча сузыла. 30лап, кемгәдер 90лап прививка да ясыйбыз, шуңа, билгеле, ул арзан була алмый.

- Шулай да, аллергиядән интегүче кешегә дәвалану өчен уртача ничә сум акча кирәк?

- Бер ел дәваланыр өчен 20 мең сум акча кирәк.

- Кемнәр риск төркемендә? Кемнәргә аеруча аллергия куркынычы яный?

- Иң беренче чиратта, аның нәселдән килә торган авыру икәнен әйтү кирәк. Нәселендә аллергиядән тилмерүчеләре булса, аларга да күчүе бар.

Зыянлы предприятиедә, фармацияда, химик матдәләр, хайваннар белән, авыл хуҗалыгында фермаларда мал-туар, кошлар белән эшләүчеләрдә дә, кошчылык фабрикаларында, теплицаларда күгәрек белән очрашучыларда, парникларда үсемлекләр белән эшләүчеләрдә дә аллергия була. Һөнәре белән бәйле кешеләр безгә күп мөрәҗәгать итә.

- Кемдер һөнәрен дә алмаштырырга мәҗбүр буламы?

- Кайвакыт шулай да була. Башта тулысынча тикшереп, диагнозны куябыз. Мәсәлән, кеше астма белән авырый ди, пробалар буенча китапханәдәге китапларга аллергия булырга мөмкин. Бу - китапханә тузаны. Авыр формада астма булса, китапханәче эшен алыштырырга мәҗбүр була. Мәсәлән, фармацевтик предприятиедә эшләгән кеше борыны гел томаланудан зарланырга мөмкин, пробаларны карагач, берәр дару препаратына аллергия булуын ачыклыйбыз. Я участокны, я бөтенләй эшегезне алыштырыгыз диябез. Андый очраклар булганы бар.

- Ветеринарларның хайваннарга да аллергиясе булырга мөмкиндер?

- Әйе, хайваннарга аллергия бик көчле булырга мөмкин. Биологик матдә — бик көчле аллерген. Бүген аны бетерә торган бер дару да юк. Хөкүмәттә дә, фән эшлеклекләре дә ул аллергияне ничек бетерергә дип уйлыйлар. Мәчеләргә, этләргә каршы аллергеннарны эшләп яталар. Шул аллергияне бетерергә тырышалар, ләкин ул дарулар әле кулланышка чыкмады.

- Күбрәк кайсы төр агачлар, үсемлекләргә аллергия була?

Аллергикларның иң яратмаган агачы — ак каен. Аңа бик көчле аллергия була, аның матдәләре, молекулалары күп агачларга кергән. Зирек, чикләвек агачы да апрель–майда бик көчле аллергия бирә. Үләннәрдән кыяклы үләннәр — арышбаш, солыбаш, сарут, актамыр кебек тәбәнәк кенә үләннәр июньдә көчле аллергия бирә, аларны триммер белән кырып чыгарга тырышалар. Соңрак июль–август-сентябрьгә әремнән бик көчле аллергия була. Шәһәрдә дә күп үсә ул.

- Сезонлы аллергиянең билгеләрен дә искәртеп китик әле…   

- Агачларга яки үләннәргә аллергиясе булган кешеләр җәй башланганнан, беткәнче шуның белән интегә. Борыннары томалана, күзләре кычыта, күз яше ага. Буылу билгеләре дә була.

- Хәтта эшли алмаслык халәткә җитүчеләр дә бар дип беләм?

- Әйе, башлары авырта, һаман йоклыйсылары килә. Бу яшәү сыйфатына бик каты тәэсир итә.

- Шушы халәтне арзанлы аллергия дарулары белән генә басып буламы соң?

- Аны басып була, ләкин аннан вакытлыча гына файда бар. Без өзлегүләрдән куркабыз: кемдәдер гайморит, кемдәдер астмага күчәргә мөмкин, кемнеңдер үлекле конъюнктивитка әйләнә. Шул өзлегүләр кешегә тагын да авырлык китерә. Аллерген специфик иммунотерапия шул авыруларны булдырмас өчен кирәк.

- Дәвалау ничә яшьтән башлана?

- Ул терапия 5 яшьтән башлана. 60-65 яшькә кадәр алып барабыз.

- Кечкенәдән дәваланган очракта, кеше аллергиядән котыла аламы? Яки гомер буенамы бу?

- Бүген әле аны тулаем бетереп булмый шул. Шулай да мин әйткән дәвалау тормыш сыйфатын күпкә яхшырта. Организмда калса да, кеше клиник яктан ул аллергияне сизми.

- Аллергиянең репродуктив сәламәтлеккә тәэсире бармы?

Мин бар димәс идем. Аллергия балага күчмәсен өчен нәрсә эшлим икән дип сорап киләләр. Ул лотерея сыман дим: геннарыгыз эләксә, 50гә 50 бала аллергияне алырга мөмкин.

- Шулай да, нәселдән күчү куркынычы никадәр зур соң?

- Әти яки әнинең берсе аллергия белән авырса, балага да күчү ихтималы 20 процент, икесе дә авырса, 50-80 процентка кадәр үсә. Ул мутация белән килеп чыгарга да мөмкин. Кайвакыт «әти-әнисендә дә юк, баласында бар» диләр. Берничә ел узгач, әйтик, бер биш елдан әтисендә килеп чыкты, диләр.

- Хәзер шундый тенденция: элек аллергия күбрәк 40-50 яшьтә генә ачыла иде, хәзерге яшьләрнең 20-30 яшьтә үк сиздерә башлый, балаларның туган вакытыннан ук башлана. Без ул авыру яшәрә баруын күрәбез.

- Әгәр йөкле хатын-кызда аллергия булса?

- Йөкле вакытта куркырга кирәкми. Бөтен дәвалау алымнарын беләбез. Киләләр, сөйлиләр, бездә йөкле вакытка да туры килә торган дарулар бар. Астматиклар ингаляторлар да сулыйлар. Бөтен йөклелеген аллергиядән дәваланып та, таза-сау балалар тудыралар.

- Нинди төр аллергия артканын күрәсез?

- Кычыткан бизгәге, хәзер ангионевротик шешенү дип аталган Квинке шешенүе, төрле үпкә авырулары… Сәнәгать үсә барган саен, алар да арта башлады. Бронхиаль астма бөтен дөньяда арта, бөтен авырулардан 20 процент авыру бронхиаль астмага керә.

- Элек ул астматиклар көчле өянәкләр белән реанимациягә эләгә иде. Хәзер астмага каршы сыйфатлы дарулар чыга башлады.

- Бер танышымның шулай булды: песи асраганда бер аллергиясе дә булмаган, куян асрый башлагач, аллергиясе килеп чыккан. Моның сәбәбе нидә икән?

- Куян белән мәчеләрнең генетик охшашлыгы бар. Песи асраганда организмы сизгерлек алса да, клиник яктан күренмәгән. Куяннан соң ул аллергиясе тулысынча ачылган. Шулай булырга мөмкин.

- Минем ирем Абхазияга баргач, агачыннан өзеп бик күп фундук ашаган иде, кайткач, бик каты бизгәк булды. Шуннан бирле фундук ашый алмый, авыз кырыйлары чабырып чыга. Нәрсә белән бәйле икән бу?

- Бөтен дөньяда 8 бик каты аллерген бар. Фундук, әстерхан чикләвеге, арахис, креветка, балыклар, бал, бодай, йомырка иң көчле аллергеннар санала. Ул башланса, бетми. Сөткә балаларның аллергиясе булса да, еллар узган саен әзәя, бөтенләй бетә. Ә бу 8 аллерген кешеләрдә кала. Фаҗигале хәлләр дә булырга мөмкин, анафилактик шокның үлемгә дә китерүе ихтимал. Шундый матдәләрдән астманың авыр өянәге, шешенүләр була. Аларны куркыныч аллерген дибез. Аның организмында ул чикләвеккә аллергия инде яшәгән, тик үзен сиздермәгән, ә монда берьюлы күп итеп ашап, аллергия көчәйгән. Хәзер аңа ул чикләвекләрне капмау хәерлерәк.

- Бүген аллергикларга нинди киңәшләр бирер идегез?

- Аллергияне ачыкларга кирәк. Сез һаман дару белән басып йөрисез, нинди әйбергә аллергия икәнен белмисез. Русча әйткәндә, «по минному полю». Проба ясап, бөтенесен белү хәерлерәк. Шул вакытта тыелып, ул әйберне ашамаска, хайваннар белән элемтәгә кермичә торырга була. Иң яхшысы — профилактика.

- Кеше иммунитетны ничек рәткә кертергә дип сорап килә. Мин күтәрүгә караганда, саклап калу җиңелрәк дип әйтәм. Дөрес тукланырга, стресслардан качарга, начар гадәтләрдән арынырга… Боларның иммун системасына йогынтысы зур.

Без 20 ел шәһәр аллергология-иммунология үзәге булып эшлибез. Участок табибына барып, безгә язылырга мөмкин. Бик җентекле консультация бирәбез. 

Аллергология үзәгендә килгән берничә пациентның да хәлен сораштык.

Казаннан Альбина: 

— Борын тыгылгач, табибка бардым. Анализ эозинофиллар күп булуын күрсәтте. Бу аллергия реакциясе билгесе. Табиб карады да пробаларга җибәрде. Пробалар әлегә тискәре, белмим, нәрсә әйтерләр. Борын тыгылу, сулыш алу кыен иде, һава җитмәде. Салкын тиеп авырганнан соң шулай калды. Башта лорга бардым, гормональ препаратлар билгеләгән иде. Аннары аллергологка җибәрде.

Казаннан 32 яшьлек Раил Фәтхуллов:

— Бронхиаль астма миндә туганнан бирле, өченче тапкыр пробаларны, организмның реакциясен карыйлар. Бу хроник чир шул, хәлне бары тик җиңеләйтеп кенә була.

15 апрельдән башлана, гадәттә: күзләр кызара, кычыта, температура күтәрелә, шундый каты арыганлык, үтереп йокы килә. Дарулар белән генә баса идем.

Инженер-төзүче булып эшлим, аллергия вакытында бик авыр, эшләп булмый, ул вакытта гел отпуск яки больничный алырга тырыша идем.

Диңгезгә барырга кирәк дип тә әйтәләр. Җылы якларда үсемлекләр тагын да ныграк чәчәк ата бит, тагын да начаррак булырга мөмкин дип уйлыйм. Төньякка, бөтенләй чәчәк атмаган якка барсаң гына.

Казаннан Диана:

— 15 еллап интегәм инде, хәзер дәваланам. Проба ясаган бөтен үләннәргә, агачларга алергия күрсәтте. Хәзер прививка ясатам, чәчәк ата башлаганчы курс белән ясарга кирәк. 5 елга кадәр. Моңа кадәр дарулар эчтем, берсе дә булышмады. Хәлне дә җиңеләйтмәде. Колаклар, күзләр кычыта, шешә, күз яше ага. Прививка - аллергиядән котылуның бердәнбер чарасы, диделәр. Атнасына ике тапкыр килеп кадатасы. 

(ИА "Татар-информ" материалы буенча)

Смотреть встроенную онлайн галерею в:
https://www.emckzn.ru/index.php/otdel/713-oar-4.html#sigProId6f6f753ead

https://www.youtube.com/watch?v=1YJ6J8_842c

 

 

 

 

 

 

 

  • Просмотров: 2865
Яндекс.Метрика
ИМЕЮТСЯ ПРОТИВОПОКАЗАНИЯ, НЕОБХОДИМА КОНСУЛЬТАЦИЯ СПЕЦИАЛИСТА!